Өч авылны берләштергән Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә узучы бәйрәмгә күрше авыллардан килүчеләр һәм ерак шәһәрләрдән дә кайтучылар күп иде.
Тантаналы чараны театральләштерелгән күренеш белән авыл үзешчәннәре ачып җибәрде. Шулай ук, район башлыгы урынбасары Илдар Мараков, Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин һәм «Игенче» ширкәте җитәкчесе Рафис Яхин да бәйрәмгә килүчеләрне тәбрик итеп, җылы теләкләрен җиткерде. Күп кенә авыл хуҗалыгы алдынгылары бүләкләргә лаек булды.
Сабантуйның традицион уеннарында олысы да, кечесе дә бик теләп катнашты. Уеннарда катнашучыларга авыл яшьләре, традиция буенча, аерым бүләкләр дә әзерләгән иде. Хатын – кызлар арасында узган кул көрәшендә катнашучыларга – чәч фены белән гриль, ир – атлар арасында кул көрәшендә катнашучыларга - триммер, 45 кг үлчәү авырлыгында көрәшүче малайларның бәхетлесенә триммер алынган иде. Бүләкләр лотерея уйнатылып бүленде.
Сабан туе бәйрәмен «Күңел» радиосының алып баручысы Алмаз Хәертдинов һәм бөтенроссия бәйгеләре лауреатлары Илсур Насифуллин белән Алсу Исрафилова, җирлек үзешчәннәре чыгышы бизәде.
Кече Кибәхуҗа авылында узган бәйрәмнең баш батыры булып, Казаклар авылыннан Ильназ Гильметдинов калды.
Түбәндә хәбәрчебез Зөлфия Ибраһимова фоторепортажы.
0
0
Нет комментариев