Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хәлләрен белделәр

3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне.

Үзебезнең районда мөмкинлеге чикле кешеләр аз түгел. Аларга күп тә кирәк түгел, җылы караш та җитә. Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев районда яшәүче 85  мөмкинлеге чикләнгән балага күчтәнәч  тутырылган пакетлар  тапшырды. Шулай ук  Дәүләт Советы депутаты Азат Зиганшин тумыштан мөмкинлеге чикле 186 райондашыбызга азык-төлек тутырылган күчтәнәч пакетлар  таратты.  3 декабрь көнне район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, Дәүләт Советы депутаты Азат Зиганшин мөмкинлекләре чикле райондашларыбызның хәлен белешеп, алар белән аралашты.

Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев