Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Килер язларга зур өмет баглап...

26 февраль көнне җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәтенең Муса Җәлил исемендәге бүлекчәсендә хисап-сайлау җыелышы булып үтте.

Иске Җөри авылында урнашкан терлекчелек комплексының утырышлар залында ширкәтнең генераль директоры Хәйрулла Хәсәншин рәислегендә  узган җыелышта 2019 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, 2020 елга бурычлар билгеләнде. 
Бу хакта чарада катнашучыларга  ширкәт җитәкчесе Данис Рәхимов сөйләде. Ә язгы кыр эшләренә әзерлек белән ширкәтнең баш агрономы Габдулла Заһидуллин һәм баш инженеры Нургаяз Дәүләтшин таныштырды. Бу уңайдан язгы кыр эшләре кампаниясендә катнашачак техниканың торышы, ремонт эшләренең барышы барланды, ашлама, запас частьлар һәм ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш тагын бер кат күздән кичерелде. Шулай  ук җыелышта һәр бүлекчәдә терлекчелек өлкәсендә кулланылмаган резервлар барлыгы турында да әйтелде. Гәрчә урыннарда мул продукция алу өчен шартлар начар булмаса да. Ширкәтнең генераль директоры Хәйрулла Хәсәншин гадәти булмаган җылы кыштан соң, килер язларга зур өмет баглавын белдереп: “Җитештергән продукциябез мул булса, нидер төзергә, төзәтергә, сатып алырга, мулрак хезмәт хакы бирергә мөмкинлек туачак. Шуңа күрә һәркемнең хезмәт урынында максималь көч түгүе сорала”, -  диде.
Җыелыш азагында лаеклы ялга чыгучыларны, хезмәт алдынгыларын бүләкләү тантанасы булып үтте. Аларның беришләренә кыйммәтле бүләкләр һәм акчалата премияләр белән беррәттән, Теләче муниципаль район башлыгының һәм җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәте дирекциясенең Мактау грамоталары белән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары
.
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев