Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Әкият”тә кунакта

Агымдагы елның 28 ноябре “Кояшкай” балалар бакчасының күпчелек әниләре өчен, Әниләр көне буларак кына түгел, ә Казан шәһәренә сәяхәт буларак та истә калачак.

Ноябрьнең соңгы шимбәсендә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме әти-әниләре балалары белән Казан шәһәренә юл тоттык. Моннан бер ай элек, “Кояшкай” балалар бакчасы Россиянең “Фонд сохранения и развития языков народов РФ” дигән оешмадан 460 меңлек грант откан иде. Балалар бакчасы өлкән тәрбияче Галимова Нурия Фәрхәт кызының “Бергәләп өйрәник” проекты белән җиңүчеләр исемлегенә керде. Проект, театр сәнгате аша гаилә театр студияләрен үстереп, татар телен үстерүгә юнәлтелгән. Татарстан Республикасыннан бу грантта бары өч оешма җиңүче дип табылды.

Проект барышында зур эшләр эшләнә: мәктәпкә әзерлек төркемендә гаилә театр студиясе эшли башлады. Шушы проектның бер өлеше булып 2 төркем балаларын Казанга Татар дәүләт “Әкият” курчак театрына алып бару саналган. Һәм 28 ноябрь көнне бу максат тормышка ашырылды. Театрда балалар Саләх Хөсни әсәре буенча куелган “Камыр батыр” әкиятен карадылар. Матур декорацияләр һәм курчаклар, күңелле музыка һәм кызыклы әкият балаларны да, өлкәннәрне дә битараф калдырмады. Балалар әкият геройларын кызыксынып күзәтте, алар белән бергә күңел ачтылар, җырладылар һәм төп геройга явыз Сакалбайны җиңәргә булыштылар. Балалар артистларны көчле алкышлар белән озаттылар, үзләренең хискичерешләре белән әти-әниләре белән уртаклаштылар. Сәяхәт бик күңелле узды, “Әкият” театрында балалар чын әкияткә эләктеләр.

Шундый эчтәлекле, кирәкле проект эшләгәне өчен өлкән тәрбияче Нурия Фәрхәт кызына, гомергә истә кала торган сәяхәт өчен бакча мөдире Хәсәншина Фәридә Фәннүр кызына, тәрбиячеләребез Йосыпова Гөлсинә Фаухетдин кызына, Гайнуллина Миләүшә Вәлиахмәт кызына зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Вакытыбызне күңелле уздырып, исән-сау барып кайттык. Алга таба да эшләрендә бары зурдан-зур уңышлар, яңа үрләр яуларга язсын аларга!

Барлык әти-әниләр исеменнән Гөлзада Ахварова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев