Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Коммуналка” бәяләре арта

Татарстанда 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кабат арттырылды.

Яңа тарифлар чагылыш тапкан счет-фактуралар безгә август аенда киләчәк. Күпләр бу үзгәрешләрне зур борчу белән көтте. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты белгечләре бәяләр үсеше зур булмаячак дип ышандырды Әмма хезмәт хаклары әлләни үсмәгән мәлдә, түләүләрнең “бераз гына” артуы, кесәләргә шактый чиертәчәк. Белгәнебезчә, халык бәяләр үсешен һәрчак авыр кабул итә. Бигрәк тә пенсия яшендәгеләр бу яңалыкны авыр кичерә. Тарифлар арта, тик менә хезмәт күрсәтүче генә элеккеге дәрәҗәдә кала. Нәтиҗәдә, күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты без түләгән акчаларга җавап бирми. Күп кенә йортларның канализация системасы тузган, су торбалары, электр үткәргечләре искергән. Моңа бәйле рәвештә аерым участокларда аварияләр килеп чыга. Җылылык, су белән тәэмин итү тарифлары һәр районда үзенеке. Бу әлеге хезмәт белән бәйле оешмага бәйле. Аларның һәркайсы белән Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты сайтында танышырга була.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев