Коррупциягә каршы көрәш – балалар бакчасыннан
Районның 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбиячеләр ришвәтчелекнең асылын аңлату максаты белән төрле чаралар оештыралар.
Алар әкиятләр, мультфильмнар карау, ”тугәрәк өстәл”, викторина, квестлар үткәрәләр, балаларга коррупциянең куркынычы һәм аның нинди зыян китерүе хакында сөйлиләр, ата-аналарга мәгълүмат җиткерәләр.
9 декабрь - Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, Хадиева Ф.Г. мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Коррупция в мире сказок” дигән темага әңгәмә әзерләп үткәрде. Зурлар һәм уртанчы төркем балалары белән Мингазова Г.Р. хәм Хазинурова Г.Р. ”Доктор Айболит” дигән әкиятне сәхнәләштерделәр. Айболит маймылларны бушлай дәваларга теләми, бүре баканы теремкәйгә акчасыз кертми, ә аю җир өчен түләү сорый. Чара барышында балалар әкият геройлары белән булган хәлләрне карадылар, аларны уеннар ярдәмендә бәяләделәр һәм хәл итәргә тырыштылар, кыю итеп үз фикерләрен әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев