Көзнең китәр вакыты җитте
Ачык типтагы “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Теләче филиалы кышкы хезмәт режимына күчте.
Әйтергә кирәк, зур әзерлек белән. Бүген алар юл буйларын - агачүсемлекләрдән, су торбаларын чүптән чистарталар, аларны язгы ташу чорына әзерләп калдыралар. Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре тарафыннан су торбалары янәшәсенә кисәтү билгеләре куела. Бу гамәл - юллар кар көртләре белән капланып, йөртүчеләр юл кырыена төшмәсен өчен башкарыла. Шулай ук 2022-2023 ел кышы өчен, ягъни бозлавыклы урыннарга сибәр өчен 5080 тонна тозлы-комлы катнашма да әзерләп куйганнар. Районыбыз юлларында алты КДМ (төрле комбинацияләр башкара торган юл машинасы) машинасы, (биш “КамАЗ”, бер “Вольво” автомобиле), ике грейдер, көрәкле һәм себеркеле өч МТЗ - 82 тракторы, ике үзтөягеч хезмәт күрсәтәчәк. Әлеге куәтле техника әзерлек сызыгына куелган.
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев