Крестьян - фермер хуҗалыкларында
Район яңалыклары

Крестьян - фермер хуҗалыкларында

Шәтке авылы җирлеге биләмәсендә урнашкан “Шәйхетдинова З.Х.” крестьян - фермер хуҗалыгы районда уңышлы эшләп килүче хуҗалыкларның берсе.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 11 ноябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, биредә җәмгысе 50 баш мөгезле эре терлек асрала.  Агымдагы елның ун аенда хуҗалык тарафыннан 127 центнер ит җитештерелгән, шуның 89 центнеры сатылган.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белдергәнчә, хуҗалыкта терлек асрауга бәйле барлык технологик таләпләр, шартлар үтәлә, терлекләр балансланган терлек азыгы белән туклана, тән торышлары да сөбханалла. Күз тимәсен. Ферма биләмәсенә аяк басуга күңелне оптимистик уйлар биләп ала. Зәридә ханымның эшләргә, яшәргә теләге барлыгы әллә кайдан күренеп тора. 

Хуҗалыкның терлек тораклары башкалардан үзләренең төзеклеге һәм чисталыгы белән аерылып тора.


Нет комментариев