Кул көрәше осталары
5-7 декабрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә армрестлинг буенча Татарстан беренчелеге узды.
5 декабрьдән 7 декабрьгә кадәр Чаллыда егетләр һәм кызлар, юниорлар һәм яшүсмерләр, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында армрестлинг буенча Татарстан Республикасы беренчелеге һәм чемпионаты узды. Спорт мәктәбе тренерлары А.А. Киямов һәм М.Г. Гаязов җитәкчелегендә Теләче районы командасы да ярышларда катнашты. Егетләр һәм кызлар арасында 70 кг га кадәр авырлык категориясендә Сатторова Аделя (Кече Кибәхуҗа мәктәбе) 3 урын яулады, 55 кг га кадәр авырлыкта яшүсмерләр арасында Ситдыйкова Эльвина (Теләче урта мәктәбе) 1 урын яулады, 60 кг га кадәр Хуҗина Рания (Үзәк урта мәктәбе) 3 урын яулады, 65 кг га кадәр Хәбирова Гөлфина (Алан) 3 урын яулады, 80 кг га кадәр Усманов Идель (Югары Кибәхуҗа мәктәбе) 3 урын яулады.
Шулай ук, 24 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Бухарест шәһәрендә ПОДА спортчылары арасында армрестлинг буенча Дөнья чемпионаты узды. Айрат Әхмәт улы үз шәкертләре Зәйнетдинов Ришат һәм Мифтахов Динар белән Россия җыелма командасы составында әлеге ярышларда лаеклы чыгыш ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев