Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Куркыныч астына куялар

Районыбыз юлларында саклык каешын эләктермичә, үзләрен куркыныч астына куеп йөрүчеләр кимеми. Быел юл йөрү кагыйдәләрен шушы рәвешле бозган 198 йөртүче (2021 елда 62 иде) административ җәзага тартылды.

Әлеге төр кагыйдә бозучыларны ачыклау максатыннан, республикада 11 июльдән 10 августка кадәр “Саклык каешы” дип исемләнгән оператив-профилактик акция узды. Чара барышында 31 меңнән артык кагыйдә бозучы ачыкланган. Юл-транспорт һәлакәтләре вакытында саклык каешлары йөртүченең һәм алгы утыргычтагы пассажирның үлем һәм җәрәхәт алу очракларын - 50%, ә арттагы утыргычтагы пассажирларныкын - 25%ка киметә. Мәтәлчек ату вакытында саклык каешы исән калу ихтималын биш тапкырга арттыра. Мисал өчен, 15 август көнне кичке сәгатьләрдә Казан шәһәренең Борисоглебский бистәсендә булган көчле юл-транспорт һәлакәтендә 18 яшьлек кыз фәкать саклык каешын эләктерү аркасында гына исән кала. Бу көнне сәгатенә 130км/ тизлек белән барган 21 яшьлек “Лада-Ларгус” йөртүче идарәсен югалтып, бордюр өстенә менә, аннары агачка килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, йөртүче үзе һәм алгы утыргычтагы пассажир шунда ук үлә. Арткы утыргычтагы Арчага машина алырга дип кайтырга чыккан егет белән кыз хастаханәгә озатылалар. Егетнең хәле авыр. Кыз исә саклык каешын эләктергәнлектән, исән кала, җиңелчә җәрәхәтләр алу, шок кичерү белән генә чикләнә. Әлеге төр кагыйдәне бозучыларга Россия Федерация Административ хокук бозулар Кодексының 12.6 маддәсе нигезендә бер мең сум күләмендә штраф түләтү каралган. Хөрмәтле райондашлар! Юлларда сак һәм игътибарлы булыйк!

Фәнил Гаязов

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев