Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кышка әзерлекләре тикшерелде

11 август көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Илфар Баев җитәкчелегендәге комиссия җаваплылыклары чикләнгән “Алан”, “Таң”, Игенче”, Чулпан” ширкәтләрендә, “Низамов М.Х” “Әхмәтова Г.Ф” крестьян-фермер хуҗалыкларының терлекчелек фермаларында булып, аларның кышка әзерлеге һәм алардагы ремонт эшләренең барышы белән таныштылар.

Комиссия составында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең  беренче разрядлы белгече Люция Насыйбуллина, район ветеринария берләшмәсе табибы Азат Гаялиев эшләде.

Тикшерү барышында торакларны ремонтлау, агарту, дезинфекцияләү кебек мөһим чараларның үткәрелү-үткәрелмәвенә, тирес чыгару, су эчерү җайланмаларының, силос-сенаж траншеяларының торышына, ферма биләмәләренең торышына бәя бирелде.  Болардан тыш, ял бүлмәләренә дә игътибар зур булды. Азактан  максималь биш баллы система белән фермалардагы җәйге эшчәнлеккә бәя бирелде. Терлекләрне торакларга кайтарганчы, ягъни сентябрь аена кадәр  кимчелекләре бетерү шарты куелды. 

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X