Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кыйммәткә төшә

Россия Федерациясенен Административ хокук бозулар турындагы кодексының 4.6 маддәсе нигезендә хокук бозу кылган өчен административ җәза билгеләнгән зат, әлеге җәзаны үтәү тәмамланган көннән алып, бер ел дәвамында җәзага тартылган дип санала.

И.Ф. Вәлиев Казан шәһәре ЯнаСавин җәмәгать судьясының 2021 елның 8 июнь көнне чыгарылган карары нигезендә вак урлашу өчен 5 тәүлек административ җәзага тартыла. Моннан тыш, Татарстан Республикасының Алексеевск районы 1 нче суд участогы җәмәгать судьясының 2021 елның 21 июлендәге карары нигезендә ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158 маддәсенең 1 өлеше (чит милекне яшерен урлау) буенча гаепле дип табыла һәм төзәтү эшләренә хөкем ителә. Әмма И.  Вәлиев үзе өчен тиешле нәтиҗәләр ясамый һәм 2021 елның 8 июнь көнне 15 сәгать тирәсендә, Теләче авылында урнашкан бер кибетнең сәүдә залыннан, аның гамәлләрен берәү дә күрмәү белән файда
ланып, акчасын түләмичә, яшерен рәвештә бер шешә шампан шәрабе һәм бер банка сыра урлап алып чыга. Кибеттән ерак китмичә, әлеге эчемлекләрне куллана, һәм яңадан әлеге кибеткә кире кереп, шул ук ысул белән 831 сумлык бер шешә ром алып чыга. И.Ф. Вәлиевның жинаять хәрәкәтләре нәтиҗәсендә әлеге кибеткә  1 046 сумлык матди зыян китерелә. Тикшерү вакытында һәм суд утырышында Вәлиев үз гаебен тулысынча таный, китерелгэн зыянны тулысынча каплый. И. Вәлиев Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табыла, һәм аңа 6 айга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза бирелә. Шулай ук, Алексеевск районы 1 нче суд участогы җәмәгать судьясының 2021 елның 21 июлендәге карары белән билгеләнгән җәзаны өлешчә кушу юлы белән, И.Ф. Вәлиевка 7 (җиде) айга гомуми режимдагы төзәтү колониясендә җәза үтү билгеләнә. Хөкем карары белэн килешмичә, И.Ф. Вәлиев Татарстан Республикасы Югары судына шикаять яза.  2021 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы Югары суды, жинаять эш материалларын тикшереп, И. Вәлиевка билгеләнгән җәзаны үзгәрешсез калдыра. Язма район судының матбугат үзәге җитәкчесе Люция Садриева ярдәме белән эшләнде.

Э.Әхмәтҗанова

Фото: интернеттан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев