Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үләннәр кояшка тартыла

Бусагада - җәй! Димәк, печән чабар, кыска срокларда, югары сыйфат белән терлек азыгы әзерләп калыр чак җитте.

Бүген, ягъни 22 май көнне районыбыз хуңалыкларында азык әзерләү комбайннарының терлек азыгы әзерләү кампаниясенә әзерлеген барлау максатыннан үзара тикшерү үткәрелде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында эшләп килүче Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов җитәкчелегендәге комиссия әгъзалары комбайннарның, печән чабу, җыю, төргәкләү җайланмаларының, сенаж-силос чокырларының, растворный узелларның төзеклегеннән тыш, комбайннарның аптечка, янгын сүндергечләр, биоөстәмләр сибү өчен савытлар белән тәэмин ителеше, хезмәткә түләү һәм хезмәтне саклау мәсьәләре белән дә кызыксынды. 
Бу көнне комиссия составында - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш консультанты Илфар Баев,  “Гостехнадзор” дәүләт инспекциясенең Теләче бүлеге җитәкчесе Хәмит Нәзиров, “Россельхозцентр”ның район бүлеге җитәкчесе Илдар Галихмәтов эшләде.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә узган үзара тикшерүнең барышы һәм нәтиҗәләре турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фзәнил Гаязов.
Автор фотолары. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев