Май бәйрәмнәрендә мәктәп һәм балалар бакчалары ничек эшләячәк?
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы әти-әниләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә май бәйрәмнәрендә балаларның нинди график буенча укулары турында хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, мәктәп укучылары, көллият һәм югары уку йортлары студентлары 30 апрельдән 3 майга кадәр укымый. Шулай ук биш көнлек уку атнасы булган очракта 7-10 май көннәрендә ял итәчәк. Алты көнлек уку атнасы булган очракта 1,2 май һәм 8 майдан 10 майга кадәр ял итәчәкләр. Балалар бакчалары да бу график буенча эшләячәк.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/may-byrmnrend-mktp-m-balalar-bakchalary-nichek-eshlyachk
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев