Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәчет тарихында гасырлар балкышы

Авылыбыз тарихы ерак Болгар чорларына барып тоташа. Галим Г.Ф. Саттаров хезмәтләрендә бу чор Казан ханлыгы белән бәйле. Ханлыкта казаклар феодалларның иң түбән катлавы саналганнар, ләкин хәрби яктан гаскәрдә төп үзәкне тәшкил иткәннәр. Аларны йомышлы атлы гаскәриләр дип йөрткәннәр. Шундый кешеләр нигез салган авылларга Казаклар дип исем биргәннәр.

Казаклар авылын икегә бүлеп Макса елгасы ага. Халык телендә авылның Макса елгасының сулъяк яр буена урнашкан өлешен Тау өсте дип, ә уңъяк яры буйлап урнашканын Тау асты дип атыйлар. Авыл заманында бик зур була. Аның шулай булганын авылда ике мәхәллә булуы раслый. Тау өсте өлешендә бер мәчет, Тау асты өлешендә аерым мәчет була.
Тау өстендәге мәчетне сүтеп, мәктәпне зурайтып эшләгәндә файдаланалар.
Тау асты мәчетенең мулласын Казанга озатып юк иткәннәр.
Ни аяныч, мулла абзыйның каралты – кураларыннан дуңгыз фермасы ясыйлар, өйләрендә колхоз сыерларыннан савылган сөтне сепараторда аерталар.
Халыкның күзәтүеннән, сынавыннан мәчет манараларын кискән кешеләрнең һәрберсе диярлек, фаҗигале язмышка дучар булуы билгеле.
Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә яшәүче ак әбиләрнең берсе – Хәлимә апа Мусина сөйләвенчә, Казаклар авылы мәчетенең манарасын кискән кешене дә, Теләчедән кайтып килешли, караңгыда саклап торып кыйныйлар.
Авылыбызда беренче мәхәллә 1801 елда оешкан( документлар буенча шулай, ә чынлыкта исә алданрактыр). Мәчет яңадан 1871 елда төзелә. 1856 – 1883 елларда имам – хатибы Габделфәттәх Гильманов. 1884 – 1915 елларда – Борханетдин Габдерафиков, 1899 елда ахун дәрәҗәсе ала. XIX гасыр ахырында – XX гасыр башында Казан сәүдәгәре Садыйк Галикәев акчасы хисабына мәдрәсә эшли.
Икенче мәхәллә 1818 елларда оеша. 1863 елдан имам – хатибы Җамалетдин Гильманов, 1889 елдан икенче имам аның улы Нәҗметдин Җамалетдинов. 1904 елдан имам – хатиб Габдрахман Хәйруллович Әминов.
Казаклар авылында яңа мәчет 1995 елның 2 мартында ачыла. Мәчетне төзү һәм ачу эшен авылдашыбыз Рөстәм Кәлимуллин башлап йөри. Мәчет ачу тантанасына Казаннан Госман хәзрәт Исхакый килә. Мәчетнең имамы итеп Олы Кибәхуҗа авылыннан Котдусов Хәлил ага билгеләнә. 2010 елдан Ибраһимов Рамил хәзрәт эшли башлый. Ул эшләгән дәвердә авылыбыз мәчете тагын да җанланып китә. Ул авылыбыз халкына дин дәресләре өйрәтә. Рамазан айларында мәчетебездә тәрәвих намазлары укыла, ифтар мәҗлесләре уздырыла, гает бәйрәмнәре үткәрелә. 2018 елдан имам итеп Гараев Алмаз билгеләнде. Бүгенге көндә дә мәчетебез гөрләп эшләп тора.

Альбина Рахматуллина, китапханәче

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев