Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Миннекәев Фидәрис һәм Сабиров Алмас истәлегенә багышланган футбол турниры

Югары Кибәхуҗа авылында юл-транспорт фаҗигасында һәлак булган авылдашлары Фидәрис һәм Сабиров Алмас истәлегенә багышланган футбол турниры узды.

Турнир Олы Кибәхуҗа авылы имамы Барый хәзрәтнең егетләргә багышланып укылган догасы белән башланды. Килгән кунаклар плов, чәй һәм карбыз белән сыйландылар.

“Олы рәхмәтләребез  Фәнил Миннекәев һәм Ирек Сабировлар гаиләсенә. Бу турнирны оештыруда катнашкан барлык авылдашларга, Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәрит Мәхмүтовка, мәдәният йорты директоры  Ильсур Низамовка  һәм турнирда катнашкан барлык командаларга да рәхмәтебезне җиткерәбез”, - дип хәбәр итте авыл яшьләре исеменнән Фәндүс Гыйльметдинов.

Уенга нәтиҗә түбәндәгечә бүленде:

1 урын.  Югары Кибәхуҗа (урта яшьтәгеләр)
2 урын.  Шыңар
3 урын. Югары Кибәхуҗаның  (олылар командасы)
4 урын.  Казаклар 
5 урын. Югары Кибәхуҗаның (яшләр командасы)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев