Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әни чит булмый…

Ятимнәр язмышы... Ятим бала елаганда, үзебезнең күзләрдән дә яшь бөртекләре тәгәри.

Субаш авылында гомер итүче Кузнецовлар да шундый гаиләләрнең берсе. Мария Кузнецова 4 балалы гаиләдә туып үсә. Туган авылында балаларга татар теле һәм әдәбиятеннән белем бирә, соңгы елларда директор урынбасары булып эшли.

Мария үзенең гомерлек юлдашын да туган авылында таба. 2003 елда гаиләне сөендереп Анжелика дөньяга килә. Соңрак кызлары: “Елый, йөри торган курчак кирәк”, - дип аптырата башлый. Шуннан соң гаиләдә Артем барлыкка килә. Балалар дус-тату үсәләр. “Мин әле тагы бер ятим сабыйны әниле итә алам бит”, - дигән уй керә Марияга. Үзенең уйларын тормыш иптәше Илья белән уртаклаша. Гаиләдә 1 яшьтә сигез айлык Аня, 4 яшьлек Даниил, җиде яшьлек Юля әниле булалар. Бертуганнар җылы әни кочагын бик тансыклаган була, беренче көннән «мама» дип әйтсәк, ярыймы диләр. Бүген Даниил Олы Нырсы урта мәктәбендә белем ала. Юля белән Анжелика белемнәрен Казанда, Аня белән Артем Сабада дәвам итә.

Шушы көннәрдә Мария Михайловна 1 класста укый торган Анжеликага, 2 сыйныф укучысы Андрейга һәм 5 сыйныфта белем алучы Кирилның әниләренә әйләнә. Бүген алар гаиләдә ун кеше...

Тулы язманы "Теләче" газетасыннан укый аласыз (№89, 26 ноябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев