Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Олимп" яшьләр үзәге волонтерлары мөмкинлекләре чикле балалар янында

Декабрь башы традицион рәвештә инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә.

 Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары буенча 1993 елдан бирле 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлана. Инвалидлар декадасы җәмәгатьчелек игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәлеп итү, шулай ук инвалидлар турында тулы булмаган һәм хәзерге җәмгыятьтә тормышка сәләтсез кешеләр буларак килеп туган фикерне үзгәртү максатыннан үткәрелә.

Әлеге ункөнлектән районыбыз "Олимп" яшьләр үзәге волонтерлары да читтә калмады, баллы күчтәнәчләр белән берничә баланың өенә барып, хәлләрен белеп килделәр. Сүз дә юк, әлеге эш волонтерлар тарафыннан ел дәвамында башкарылса да, бу көннәрдә аерым игътибарга лаек чара булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев