Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өлкәннәр дә чакырулы иде

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан игълан ителгән “Җиңү безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән сәнгать фестиваленең чираттагысы 5 март көнне Олы Нырсы авылы мәдәният йортында узды.

Әлеге концерт башкалардан аермалы буларак өлкән буын  тамашачыларның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының күпләп катнашуы белән истә калды. Аерым башкаручыларның җыр-биюләре, нәфис сүзләре, театраль күренешләре белән чиратлаштырылып барылган тамашаны алар алдагы рәтләрдә утырып карадылар.

Концертта аеруча Кече Мирәтәктән килгән Фәүзия апаның Якупованың бер кешелек моноспекткале, Фәридә Сәләхова, Ясминә Биктаһирова, Гүзәл Сафина һәм Гайсә Кәримов башкаруындагы Сугыш ядкарьләре” күренеше, Алия Хәлилова башкаруындагы нәфис сүз, аерым башкаручылардан - Азалия белән Рузанна Фадеваларның,  Илшат Сәләхиев,  аналы-уллы Елена белән Артур Сабировларның җырлары, Гөлзилә Кәримова һәм Фәнил Гәрәевларның дуэты истә калды. 

Олы Нырсы мәдәният йортында узган фестиваль концерты турында тулырак “Теләче” газетасыннан укып белә аласыз.
Фәнил Гаязов.
 Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев