Олы Мишәдә, мәдәният хезмәткәрләре һәм Халыкара театр көне уңаеннан  "Без үз һөнәребез белән горурланабыз " исемле әдәби-музыкаль кичә үткәргәннәр
Район яңалыклары

Олы Мишәдә, мәдәният хезмәткәрләре һәм Халыкара театр көне уңаеннан "Без үз һөнәребез белән горурланабыз " исемле әдәби-музыкаль кичә үткәргәннәр

Әлеге чарага, шушы өлкәдә хезмәт куйган ветераннар һәм "Ак калфак" татар хатын-кызлары берләшмәсенә йөрүче ханымнар чакырылган.

Мәдәният тормышка ямь өсти, кешелекне рухландыра, иҗади мөмкинлекләр ача. Бәйрәм уңаеннан ветераннар белән берлектә К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл " әсәреннән өзек күрсәтелгән. Соңыннан мәдәният хезмәткәрләрен Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы бәйрәм белән котлап истәлекле бүләкләр тапшырган. Бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны артында дәвам иткән.


Нет комментариев