Премияләр билгеләнде
Район яңалыклары

Премияләр билгеләнде

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсеннән 10 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, түбәндәге комбайнчылар соңгы җиде көндә урып-җыюда иң югары нәтиҗәгә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар һәм кызыксындыру премияләренә лаек булдылар.

Игеннәрне суктыруда:
беренче урында - Архипов Василий Петрович - җаваплылыгы чикләнгән “АгроЛак” ширкәтеннән;
икенче урында - Илфат Нурмөхәммәт улы Габдуллин - җаваплылыгы чикләнгән “АгроЛак” ширкәтеннән;
өченче урында - Илсур Илдус улы Хамидуллин - җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтеннән.

 

Җиде көнлек хезмәт күрсәткечләре буенча җаваплылыгы чикләнгән “АгроЛак” ширкәте игенче - механизаторы Архипов Василий Петрович иң күп икмәк суктыручы комбайнчы буларак, Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Нет комментариев