Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Прокуратура хезмәткәрләре көне белән

12 гыйнвар – Прокуратура хезмәткәрләре көне. Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре, ветераннар! Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе прокуратурасы көне белән ихлас котлыйбыз!

Сез көндәлек намуслы хезмәтегез белән ил-дәүләтебезнең законлылык һәм хокук тәртибе принциплары сагында торасыз, җәмгыять өчен куркыныч гамәлләргә каршы көчегезне кызганмыйча көрәшәсез, ышаныч һәм тугрылык белән халыкка хезмәт итәсез.
Мактаулы хезмәтегез, законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуга керткән зур өлешегез өчен район прокуратурасы хезмәткәрләренә һәм Теләче районында кануннар үтәлешен тәэмин итеп, озак еллар дәвамында гаделлек сагында торган, бай тәҗрибәләрен яшь буынга тапшырган ветераннарга зур хөрмәтебезне белдерәбез.

Чын күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, шатлык, гаиләләрегезгә иминлек телибез, җаваплы хезмәтегездә һәрчак уңышлар!

Хөрмәт белән, Теләче муниципаль район Советы һәм муниципаль район Башкарма комитеты.

Фото: интернет
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев