Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның "Агролак" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять хезмәтчәннәрен котлавы

Хөрмәтле Фәрит Фарукович! Хөрмәтле "Агролак" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять хезмәтчәннәре!

Чын күңелдән хезмәтегездәге яңа казанышыгыз белән тәбрик итәм - Сез хуҗалык тарихында беренче булып тәүлеккә 10 тонна сөт савып алуга ирештегез.
Бу безнең район икътисады өчен бик мөһим нәтиҗә, сөт терлекчелеген үстерүгә зур өлеш кертү, шулай ук башка хуҗалыклар хезмәтчәннәре өчен менә дигән үрнәк һәм яңа уңышларга илхамландыручы стимул. Сезнең тырыш, бердәм һәм проффесиональ хезмәтегез тирән ихтирамга лаек. Терлекчеләргә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә, башка белгечләргә, хуҗалык җитәкчелегенә максатчан, системалы эш алып барулары, гомуми зур максатка ирешүдә һәркемнең лаеклы катнашуы өчен рәхмәтемне белдерәм.

Ихтирам белән, Теләче муниципаль районы башлыгы Н.Н.Хаҗипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев