Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районда “Форпост” отрядлары спартакиадасы узды

Бүген, 1 декабрь көнне, "Батыр" спорткомплексында "Билгесез солдат көне" уңаеннан «ФОРПОСТ» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәсенең спартакиадасы узды.

Форпостчыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, ДОСААФ Теләче бүлеге җитәкчесе Рәис Нуретдинов, районның форпостчылар хәрәкәте җитәкчесе Радик Сәйфетдинов сәламләп, уңышлар теләделәр.
“Бу чара балаларда патриотик кыйммәтләр тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, хәрби хезмәткә әзерлек алып бару һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны булдырмау максатыннан, һәм шулай ук "Билгесез солдат көне" уңаеннан уздырылды. “Форпост” отрядлары җәмәгать тәртибен саклауда, яшьләр арасында хокук бозуларны кисәтү, пропагандалау буенча актив эш алып баралар”, - дип белдерде район “Форпост” отряды җитәкчесе Радик Сәйфетдинов.
Ярышларда Олы Нырсы, Шәтке, Алан, Олы Мәтәскә, Иске Җөри, Югары Кибәхуҗа, Теләче командалары көч сынашты. Спартакиадада катнашучылар пневматик мылтыктан атуда, автомат сүтеп-җыюда, йөгерүдә, гер күтәрүдә, турникта тартылуда, гранат атуда һәм канат тартуда көч сынашты.

Киеренке һәм мавыктыргыч ярышта 1нче урынны Теләче командасы, 2нче урынны, ике балга гына калышып, Шәтке командасы, 3нче урынны Иске Җөри командасы яулады. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырдылар.

Шулай ук шәхси беренчелектә дә җиңүчеләр ачыкланды. Әлеге форпостчыларга да Мактау грамоталары тапшырылды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев