Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада – Әдәби сабантуй

2021 елда Арча районыннан старт бирелгән әдәби Сабантуй дәвам итә. Сабаның “Сабантуй” мәдәни-спорт комплексына язучылар, республика районнарыннан һәм чит төбәкләрдән нәфис сүз көрәштерүдә катнашучылар җыелды. Финалистлар арасында Теләче районыннан да китап укучылар бар иде.

Әдәби Сабан туенда катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе ярдәмчесе Нурсөя Шәйдуллина сәламләде.  "Татнетны  үстерү фондының, белем.ру ай-ти компаниясенең  татар телен  саклау  һәм  үстерү  юнәлештә  алып  барган күпьеллык   күркәм һәм нәтиҗәле  эшчәнлегеннән хәбәтрдармын.   Интернет киңлекләрендә милләтебез мәнфәгатендә алып барган төпле эшегез олы рәхмәткә лаек.  Әдәби  сабантуйда  катнашучыларның  барысына  зур рәхмәт ",– дип Дәүләт киңәшчесенең хатын укыды ул.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Ләйсән Гайфуллина әлеге проектның уку-укыту процессында мәгариф системасына ярдәмче буларак зур роль уйнавын ассызыклады.  Чараның финалистларын “Тәртип” радиосы мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлова   котлады һәм эфирга чыгу мөмкинлеге биргән сертификатлар тапшырды.

 Проектның авторы Раил Гатауллин әйткәнчә, киләсе елга әдәби Сабантуй эстафетасының  кайсы районга тапшырыласы марафонда  катнашучылар саныннан һәм  активлыгыннан  чыгып ачыкланачак.

Чыганак: http://saby-rt.ru/news/rayon/sabada-adabi-sabantui-sabalylarga-inu-kiterde

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев