Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сагынабыз, юксынабыз...

16 ел дәвамында җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтен җитәкләгән, районыбызның иң тырыш, булдыклы җитәкчеләренең берсе булган, оста оештыручы, Татарстан Республиксының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” һәм “Татарстан Республикасы алдында куйган хезмәтләре өчен” медальләре иясе Хәбир Нуретдин улыФәсхетдиновның вафатына бер ел булды.

Тиләҗе авылында Зәйнәпбикә апа белән Нуретдин ага гаиләсендә икенче бала булып туып-үскән, җирдә эшләү белгечлеге алган ир-егетнең бөтен гомере, кылган гамәлләре җир, авыл, анда яшәүче халыкның язмышы белән бәйле булды. Үзенең хезмәт сөючәнлеге, максатчанлыгы, үзенә һәм башкаларга куелган таләпчәнлеге аркасында ул төрле елларда, төрле хуҗалыкларда, төрле вазифаларда эшләп һәм төрле хезмәт баскычлары үтеп, тәҗрибәле җитәкчегә, үз эшенең остасына әверелде. Аның җитәкчелегендә җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте хезмәтчәннәре елныңелында иген игүдә алдынгы технологияләрне кулланып, югары сыйфат белән һәм кыска срокларда башкарып, игенчелектә югары уңыш алуга ирештеләр, районыбыз хуҗалыклары арасында беренчелекне беркемгә дә бирмәделәр. Шулай ук бу елларда аланлылар ит, сөт җитештерү күләмен, терлек санын арттыра барып, җитештерү объектлары төзүдә һәм аларны төзекләндерүдә динамик үсештә булдылар.  Бер ел элек кенә җир җимертеп эшләп йөргән җитәкчеләрен алар да бик нык сагына, юксына.

Язманың дәвамын "Теләче" газетасыннан укый аласыз (№89, 26 ноябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев