Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сакланганны Ходай саклар

Илдә, шул исәптән республикада таҗлы вирус белән бәйле вәзгыять көннән-көн катлаулана. Ни кызганыч, әлеге вирус белән авыручылар саны арта бара.

Бүген, ягъни 8 октябрь көнне, муниципаль район Советының кече утырышлар залында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә таҗлы вирустан саклану чараларына багышланган киңәшмә булып үтте. Киңәшмәдә аның ярдәмчеләре, җаваплы белгечләр һәм хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашты. 
Сөйләшүдән күренгәнчә, районның  сәүдә нокталарында, сорт һәм мәдәният объектларында, җәмәгать урыннарында катгый рәвештә битлек киеп йөрү шарт итеп куелды. Һәм бу гамәл  район җитәкчелегенең, хокук саклау оргннарының ныклы контролендә булачак. Әлеге таләпне үтәмәүчеләрләргә административ чара күреләчәк. Бу уңайдан муниципаль район башлыгы һәм аның урынбасарлары аерым тармаклар, әйтик, авыл хуҗалыгы, спорт һәм мәдәният, сәүдә һәм башка өлкәләр буенча җаваплы затлар итеп билгеләнделәр. Район җирлегендә мондый катгыйлык, ягъни махсус режим, үзебезне таҗлы вирус авыруыннан саклау өчен кертелә.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев