Бүген Теләче чаңгы базасында, мәктәп укучылары арасында, Татарстан Республикасында Хәрби һәм Хезмәт батырлыгы елы, яңадан торгызылган Теләче районының 35 еллыгы уңаеннан, чаңгы ярышы узды.
Өстән кар явып торуга карамастан, укучылар әлеге ярышта актив катнаштылар. Ярышлар шәхси эшмәкәрләр – Айназ Фатхуллин, Айнур Сәхәбиев һәм Алмаз Насыйбуллин иганәсенә үткәрелде. Ярышларны ачу тантанасында аларга Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аларны һәм ярышта алдынгы урыннарны яулаган укучыларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин бүләкләде.
Ярыш турында тулырак «Теләче» газетасының алдагы саныннан укый аласыз.
0
0
Нет комментариев