Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Семинар - уку оештырылды

19 февраль көнне Бердәм Россия көнен гамәлгә ашыру барышында район мәдәният хезмәткәрләре өчен «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проектының «Президент мәдәни инициативалар фонды конкурсында катнашу өчен проектлар эшләү һәм заявкалар теркәү” темасына семинар-уку оештырылды.

Семинарның спикерлары, Татарстан Республикасының  мәдәният өлкәсендә инновациләр һәм традициләрне  саклау ресурс үзәгенең проект эшчәнлеге һәм мәдәни инициативаларга ярдәм итү секторы җитәкчесе Фаезова Гузель Наилевна һәм методисты Меркутова Анна Владимировна,  Президент мәдәни инициативалар фондына заявка формалаштыруның төп этаплары белән таныштырдылар, проектларның тематик юнәлешен сайлау буенча киңәшләрен бирделәр. 
Семинарның икенче өлешендә район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан язылган проектлар анализланды, кимчелекләр күрсәтелде, киләчәккә юнәлешләр билгеләнде.  
Семинар,  Президент мәдәни инициативалар фонды конкурсына проектлары әзерләү стадиясендә булган яки аны булдыру турында уйланучылар һәм заявка бирергә җыенучылар өчен бик тә кирәкле һәм файдалы чара булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев