Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сәнгать мәктәбендә – ачык дәрес

Бүген, ягъни 25 май көнне, район сәнгать мәктәбенең баян классында әти-әниләр өчен ачык дәрес үткәрелде.

Ачык дәрестә 2021-2022  уку елына, шул исәптән дүртенче чиреккә нәтиҗә чыгарылды. Укучылар ачык дәрестә әти-әниләренә ел дәвамында өйрәнгән белемнәрен, уйнау осталыкларын күрсәттеләр.

Ачык дәрестә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов, район Сәнгать мәктәбе директоры Альбина Вәлиева катнашты һәм чыгыш ясады. Алар тарфыннан укучылар чыгышына югары бәя бирелде һәм  уку елы дәвамында алар белән эшләгән, биниһая хезмәт куйган педагоглары Ильяс Ислам улы Сафиуллинга рәхмәт белдерделәр.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев