Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сөйли белгән әйтеп, уйный белгән уйнап бирде

28 ноябрь көнне Теләче районынын яңадан торгызылуына 30 ел тулды. Үзенең туган көнен районыбыз зур чара - “Моңнар агыла туган җирдә” дип исемләнгән халык иҗаты фестиваленең гала-концерты белән билгеләп үтте.

Фестиваль үзе быелның 2 июлендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан кабул ителгән  201 нче номерлы карарга нигезләнеп, әнә шул күренекле датага багышлап үткәрелде дә инде. Дүрт сәгатьт дәвам иткән концертта кемнәр генә чыгыш ясамады да, кемнәр генә бүләк алмады?! Иллә дә сәләтле шул районыбыз халкы. Сөекле Тукаебызга ияреп: “Халык моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул…” диясе килә. Концертны залдагылар бер сулыш белән, яратып, сокланып һәм сөенеп карады. Тамашачыларны районыбызның яңадан торгызылуына 30 ел тулу тантанасы һәм Әниләр көне белән тәбрикләргә дип сәхнәгә күтәрелгән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов үзенең соклануын яшермәде. Ул тамашаның бик күңелле, эчтәлеке һәм вакыт ягыннан иркен баруын әйтеп һәм уенын-чынын бергә кушып: “Бүгенге тамашаны Гиннесларның рекордлар китабына кертергә мөмкин”, - диде.

 Чыннан да, районыбызда уңган-булган, тырыш, үзешчән сәнгатьне, спортны  сөя һәм чараларда актив катнаша торган халык яши. Бу хакта үзенең чыгышында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов та ассызыклап үтте. “Төп байлыгыз - хезмәт сөючән, тырыш халкыбыз” - диде ул.

 

Язманы тулырак "Теләче" газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Барлык фотоларны карар өчен сылтама.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев