Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Театр яктылыкка, нурга илтә...

6-15 октябрь көннәрендә Казан шәһәренең В.И. Ленин исемендәге мәдәният сараенда Шамил Зиннур улы Закиров исемендәге XIX төбәкара “Идел йорт” театр коллективлары бәйгесенең соңгы өченче финал туры узды.

Финал ярышларында   12  районнан килгән театр коллективлары көч сынашты. Әлеге конкурсның беренче турында,  республика буенча 250 театр коллективы катнашкан. Мәдәният министрлыгы каршында оешкан мәртәбәле җюри каршында Теләче  район мәдәният йортының  “Сердәш” халык театры коллективы  Гөльшат Зәйнәшеваның “Гәйфи бабай, өйлән давай” комедиясе белән чыгыш ясады.  Спектакльнең режиссеры – Нагимова Фирдәвес Мансур кызы.  Бәйгенең нәтиҗәләре 9 декабрь көнне  данлыклы  Г.Камал исемендәге  татар дәүләт академия театры бинасында билгеле булачак. Җиңүче театр коллективы  “Гран –при” исеменә һәм  Татарстан Республикасы призедентыннан  1 млн.  сумлык акчалата бүләккә  ия булачак. 
       Рольләрдә уйнаган артистларга килсәк, алар  -Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәрләре – Флүзә Гәләвиева һәм Рафис Минхаҗев. Алар уйнаган сәхнә геройларына хисләрнең тулы ачылышы, драматик көч, юмор хас.  Фирдәвес Нагимова, Равиль Насибуллин, Илсур Шәйдуллин, Алена Шәмсиевалар, Гөлүсә Габдулхакова, Фаягөл Имамиева.  Алар үз рольләрен   искиткеч зур сәхнә осталыгы белән башкарып чыктылар. Аларның уенына сокланмый мөмкин түгел. Бар да гади генә, бернинди дә ясалмалылык юк.Тамашачы бик яратып карады комедияне, алкышларын бүләк итте,рәхәтләнеп ял итте. Уеннары да, җырлары да чын югары сәнгать осталыгы белән сугарылган иде. Спектакль театр тәнкыйтьчеләре, остазлары тарафыннан зур бәһа алды. Метафораларга бай сәхнә теле, үзенчәлекле кую алымнары, музыкаль һәм пластик бизәлеш, ансамбль куелышында актёрларның тормышчан дөреслеге режиссёрның да, шулай ук бөтен коллективның да иҗади өлгергәнлеге турында сөйли. Шушы иҗади кайнарлыкның еллар буе дәвам итүен Аллаһ насыйп итсен иде!

      Р.S.  Ә инде районыбыз халкы  әлеге комедияне   Әниләр көне уңаеннан -  24 ноябрь   көнне   кичке сәгать  7 дә, район мәдәният йортында  тамаша кыла алачак. Барыгызны да  “Гәйфи бабай, өйлән давай” спекталендә көтеп калабыз, хөрмәтле тамашачыларыбыз!

 Ибраһимова З.В., 
район мәдәният йорты методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев