«Теләче Сабан туе -2026»:  - тантаналы ачылыштан фоторепортаж
Район яңалыклары

«Теләче Сабан туе -2026»: - тантаналы ачылыштан фоторепортаж

Бүген, иртәнге сәгатьләрдә, Теләчедә милли бәйрәм - сабан туе башланып китте.

Бәйрәм  Теләче районы Олы Мәтәскә мәчете имамы Илнур хәзрәт Файзуллинның изге догасы белән башланып китте. Ә бәйрәмне тантаналы ачылыш хезмәт  кешеләре, Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы һәм Россия халыкларының бердәмлеге елы белән бәйләнеп барды.

Сәхнә түрендә язгы кыр эшләрендә көнне-төнгә ялгап эшләгән механизатор-шоферлар, белгечләр, җитәкчеләр,  сыер савучылар  хөрмәтләнде. 

Елның-елында районыбыз Сабан туе башкалабыз Казаннан, күрше районнардан  кунаклар кабул итә. Быел да Теләчене яратып, хөрмәт итеп килгән дәрәҗәле кунаклар шактый иде.  

Бәйрәмнән хәбәрчебез Фәнил Нигьмәтҗанов фоторепортажы. 

 

 


Нет комментариев