«Теләче Сабан туе 2026»: татарча көрәшнең баш батыры билгеле
Район яңалыклары

«Теләче Сабан туе 2026»: татарча көрәшнең баш батыры билгеле

Сабан туеның күрке – ул, әлбәттә, татарча көрәш.

Сабан туе күрке булган милли көрәштә кечкенәләрдән алып зурларга кадәр бил алышты. 

Теләче Сабан туеның баш батыры булып инде күп тапкырлар Бөтенроссия батыры исемен яулаган Олы Кибәхуҗа авылы егете  Раиль Нургалиев танылды. 

Бәйрәм, әнә шулай, иртәдән кичкә кадәр күтәренке рухта дәвам итте. Барлык төр ярышларда җиңүчеләр бүләкләнде. 

Киләсе елда милли бәйрәмебездә кабат очрашырга насыйп булсын! Теләчедә узган сабан туе бәйрәме турында тулырак район газетасының киләсе санында укый аласыз. 

Түбәндә Фәнил Нигьмәтҗанов  фотолары. 

 

 

 


Нет комментариев