Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе 2026 елның тугыз ай нәтиҗәләре буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылган оешмалар исемлеген игълан итте.
Кызганычка каршы, Теләче районыннан бу исемлеккә өч оешма кергән. ООО «Мирас +» – 146, ООО РУБИН ГРАНД – 111, ООО "ИК ТЕХСЕРВИС" – 77
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларга тагын бер кат мөрәҗәгать итә: юл йөрү кагыйдәләрен үтәү — һәркемнең иминлеген тәэмин итүче төп шартларның берсе. Кемдер хокук бозулар статистикасын арттырса, икенчеләр юлда җаваплылык һәм тәртипне өстен күрә.
Әлеге мәгълүмат Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе тарафыннан алынды.
Нет комментариев