Бүген “Киләчәк” яшьләр үзәгендә Теләче авылының 2 номерлы “Кояшкай” балалар бакчасы тарафыннан “Без бергә!” дип исемләнгән халыклар мәдәнияте фестивале үткәрелде. Районыбызның барлык балалар бакчалары да катнашкан чара Россия Халыклары бердәмлеге елына һәм якынлашып килүче 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көненә багышланды.
Иң элек фестивальдә катнашучыларны Теләче авылының 2 номерлы “Кояшкай” балалар бакчасы мөдире Фәридә Хәсәншина, муниципаль район Советының оештыру бүлеге мөдире Рафаэль Яруллин сәламләде.
Фестиваль - бәйге форматында узган чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалар, аерым да, коллективлар булып та “Милли бизәкләр”, “Милли аш - су серләре”, “Шәҗәрә агачы” һәм “Иң яхшы иҗади номер”кебек номинацияләрдә көч сынаштылар. Азактан, әлеге номинацияләр буенча җиңүчеләр ачыкланып, дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Фестиваль - бәйгенең барышы һәм аның җиңүчеләре турында сез тулырак “Теләче” газетасыннан укып белә аласыз.
Нет комментариев