Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләче районы балалары Кырлайдагы шагыйрь музеенда булдылар

Күкчә авылына клуб берләшмәгә йөрүче балалар Арча районы Кырлай авылында урнашкан Г.Тукай музеена сәяхәт кылганнар.

 Сәгъди абый йортын караганнар. Шагыйрь әсәрләрендәге персонажларга куелган таш сыннар янында фотога төшкәннәр. "Музейның байлыгына, авылның яңарып, матурлануына сокландык. Шагыйрьнең тормышы, иҗаты, мәхәббәт тарихы белән таныштык. Ул тоткан китаплар, үзе язган язмалар, газеталар белән таныштык. Сөекле шагыйребез йөргән сукмаклардан атлап, ул яшәгән нигезне күрү бәхетенә ирештек. Әти-әниләргә рәхмәтемне җиткерәм, алар белән сөйләштек тә чыгып киттек. Сөекле шагыйребез турында булган белемнәребезне тагын да камилләштердек. Музейга баруыбыз барыбыз өчен дә файдалы һәм нәтиҗәле булды",- ди авыл клубы мөдире Рәйханә Антонова.

Зөлфия Ибраһимова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев