Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләчедә мөмкинлеге чикләнгәннәр өчен түгәрәк өстәл узды

Әлеге чара мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр декадасы кысаларында узды.

8 декабрь көнне  район мәдәният йортының фойесында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр декадасы кысаларында түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. Әлеге чарага килүчеләр районның социаль яклау бүлеге, пенсия фонды, социаль иминият фонды, район үзәк хастаханәсе белгечләре белән очрашып, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә социаль оешмаларның эшчәнлеге, коронавируска каршы вакцина ясатуның мөһимлеге, дәүләт хезмәтләр порталына теркәлү, мөмкинлеге чикле кешеләрне эш белән тәэмин итү, социаль иминиятләү тармагы буенча шифаханәләргә юлламалар алу мөмкинлеге турында да сүз булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев