Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тәүге сертификатны - Илсурга!

Бүген, ягъни 14 апрель көнне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә районыбыз басу-кырларында әкренләп куәт ала баручы язгы кыр эшләре белән танышты.

Ул “Әхмәтов” крестьян-фермер хуҗалыгы, “Баландыш” кооперативы һәм җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте басуларында булып, көзге культураларның торышын карады, аларны тырмалау, өстән һәм тамырдан тукландыру, дым каплату кебек кичекмәстән бүген-иртәгә башкарылырга тиешле агрочараларны билгеләде. 

Шулай ук бүген җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте механизаторы, МТЗ - 1221 тракторын иярләүче Илсур  Гыйләҗевка язгы кыр эшләрен сыйфатлы һәм намуслы башкарганы өчен акчалата премия сертифаты белән бүләкләнде. Аны иясенә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов тапшырды.


Фәнил Гаязов тексты һәм фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев