Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тәүге җыенда

Атна башында муниципаль берәмлекләрдә традицион халык җыеннары башланып китте.

Аның тәүгесе, 18 гыйнвар көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, аның урынбасары Айрат Фатхуллин катнашында Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында булып үтте. Җирлекнең кичәге, бүгенге һәм киләчәк тормышы Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәрит Мәхмүтов, җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәте җитәкчесе Рүзәл Мәрдәнов, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе директоры Гөлшат Миңнекәева, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү, укыту буенча урынбасары Диләрә Закирова, Максабаш авылы китапханәчесе Лилия Минһаҗева, Югары Кибәхуҗа авылы фельдшерык-акушерлык пункты мөдире Рәсилә Мөлекова, җирлекнең ветераннар Советы рәисе Зөлфия Исмәгыйлева, район эчке эшләре бүлегенең участок вәкаләтлесе, полиция өлкән лейтенанты Рәмис Шәрәфиевларның чыгышларында зур яңгыраш  тапты.  

Тәүге җыен турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Ф.Нигъмәтҗанов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X