Тыл ветераны белән очрашу
Сугыш.Күпме кеше яу кырында ятып калган. Күпме бала әтисез үскән. Авырлык авылларда калган хатын- кызларга, кул арасына кергән балаларга төшкән. Бу тыл ветераннары алдында бүгенге буын балалары баш иябез.
Караширмә авылы мәдәният хезмәткәрләре тыл ветераны Хазиева Гилембанат апа белән очрашу оештырганнар. Яшь, кулында яңа туган сабые булуга карамастан, үзеннән өлкән апалар белән, баласын кабык арбага салып, эшкә йөргән ул. Хәтта кайбер көннәрендә балага имезлек салырга ризык та юк иде,-ди. Бүгенге тормышка сөенеп яшәргә, илдә бара торган вәзгыятьләрнең тизрәк бетүен теләп, калган гомерне матур итеп яшәсәк иде дигән теләктә Гилембанат апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев