Уку елы башлану - балалар бакчасы, ата - аналар һәм аның тәрбияләнүчеләре тормышында яңа этап башлану
18 сентябрь көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында «Уку елы башлану - балалар бакчасы, ата - аналар һәм аның тәрбияләнүчеләре тормышында яңа этап башлану» темасына гомуми ата-аналар җыелышы булып узды.
Бакча мөдире Габделхакова Г. В. ата-аналарны белем бирү эшенең үзенчәлекләре , мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең яңа уку елына бурычлары белән таныштыру, балаларның сәламәтлеген формалаштыру, саклау һәм ныгыту, гаиләдә сәламәт яшәү рәвеше өлкәсендә ата-аналарның белем дәрәҗәсен күтәрү бурычлары куйды. Габделхакова Г.В. балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарына хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде, җәйге сәламәтләндерү чорында эш нәтиҗәләре турында сөйләде.Җыелган ата-аналар алдында «сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау,гриппны һәм ОРВИ профилактикасы,шулай ук балаларны вакцинацияләү»дигән темага шәфкать туташы Билалова Э.Х. чыгыш ясады. Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы ата-аналарын (законлы вәкилләрен ) укыту программасы белән мөдир урынбасары Сафина Е. В. таныштырды.Ата-аналар җыелышы ачык диалог формасында узды, аның барышында ата-аналар үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тулы мәгълүмат алдылар.Җыелыш җылы һәм ышанычлы шартларда узды. Ата-аналар балалар бакчасының эш системасын , киләчәккә планнарны хупладылар, гаилә һәм педагоглар арасында нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өмет белдерделәр.
18 сентября в МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 состоялось общее родительское собрание на тему: «Начало учебного года - начало нового этапа в жизни детского сада, родителей и его воспитанников», целью которого было расширение контакта между педагогами и родителями; моделирование перспектив взаимодействия на новый учебный год; повышение педагогической культуры родителей. Заведующая Габдулхакова Г.В. поставила задачи: познакомить родителей с задачами и особенностями образовательной работы, задачами дошкольного учреждения на новый учебный год, повысить уровень знаний родителей в области формирования, сохранения и укрепления здоровья детей, здорового образа жизни в семье. Габдулхакова Г.В. поблагодарила родителей воспитанников детского сада за сотрудничество, рассказала об итогах работы в летний оздоровительный период.
Перед собравшимися родителями выступила медицинская сестра Билалова Э.Х. «Пропаганда здорового образа жизни,профилактика гриппу и ОРВИ,а также вакцинация детей». Сафина Е.В. заместитель заведующей по ВМР ознакомила родителей (законных представителей ) с основной образовательной программой МБДОУ-Тюлячинский детский сад №3
Родительское собрание прошло в форме открытого диалога, в ходе которого родители имели возможность получить полную информацию по интересующим вопросам.
Все участники родительского собрания остались, удовлетворены от общения.
Собрание прошло в теплой и доверительной обстановке. Родители одобрили систему работы ДОУ, поддержали планы на будущее, была выражена надежда на плодотворное сотрудничество между семьёй и педагогами.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев