Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Укучылар газета белән дуслашты

 13 нче гыйнвар – Россия матбугаты көне уңаеннан икенче сыйныф укучылары белән Энже Насирова сыйныф сәгате үткәрде.

 Ул укучыларга газета -журналларның барлыкка килү тарихын сөйләде. Аның әйткәннәрен укучылар кызыксынып тыңлады. Әлеге чарага безне - "Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге хезмәткәрләрен дә кунак итеп чакырган иделәр.  Жылы очрашуга чакырганнары өчен рәхмәт әйтеп, укучылар белән ничек итеп “Теләче” газетасының нәшер ителгәне хакында сөйләштек.

Теләче урта мәктәбе укучылары вакытлы матбугат белән күптәннән дуслашты. Мәктәп күләмендә өлкән сыйныф укучылары мөгаллимнәре Алсу Җиһаншина ярдәме белән  мәктәп газетасы да чыгарып килә.  Үзләрендә булган яңалыклар, үткәргән чаралары хакында да  теләп бүлешә мәктәп коллективы. Алга таба да  Теләче урта мәктәбе белән тыгыз элемтәдә торырбыз дип ышанабыз.

Э.Әхмәтҗанова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев