Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ул – механизаторлар нәселеннән

2021 елның 14 декабрендә райондашыбыз Салихов Илгиз Хәйдәр улына 50 яшь тула.

Ул кечкенәдән техника белән “җенләнеп” үскән шәхес. Әтисе Хәйдәр абый шофердан совхозның баш инженеры постына кадәр үссә, абыйсы Наис шул ук совхозның мастерской мөдире булды, ә район оешкач, “Агроснаб” дип аталган оешманы төзеп, аның директоры булып эшләде һәм эшли. Ә әнисе Дания апа бөтен гомере буе районның алдынгы кибетчесе булды. Илгиз Хәйдәр улының да 50 яшькә кадәрге барлык хезмәт юлы авыл хуҗалыгын механикалаштыру белән бәйле.

Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру бүлеген тәмамлаганнан соң, аның хезмәт биографиясе Ленин совхозында слесарь булып башланып, шофер, инженер-технолог, баш инженер баскычларын үтеп, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсенең баш инженеры вазыйфасына кадәр килеп җитте. 2003 елда район җитәкчелеге яшь, өметле егетне Ленин исемендәге тәҗрибәҗитештерү хуҗалыгына директор итеп билгеләргә дигән карарга килә һәм ялгышмый...

Язманы тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз (№92, 8 декабрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев