Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ураза гаете мөбарәк булсын!

24 май көнне бар мөселман дөньясы бөек бәйрәм – Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан республиканың Төньяк төбәге казые, Теләче районы имам-мөхтәсибе ИСМӘГЫЙЛЬ хәзрәт ФӘЛӘХИЕВ белән әңгәмә кордык.

- Исмәгыйль хәзрәт, быелгы ураза ае башка еллардан үзенчәлекле узды. Җыелышып, җәмәгать белән бергә авыз ачулар да булмады.

- Ел саен районыбызда зурлап ифтар ашлары үткәрелә иде. Бу район үзәгендә генә түгел, авылларыбызда да матур гадәткә керде. Ләкин, илдә килеп чыккан коронавирус ифтар мәҗлесләренә дә үзгәрешләр кертте. Бу безгә сынау, булган нигъмәтләрнең кадерен белергә, шөкер итәргә бер этәргеч. Район буенча авыз ачарга 2700 райондашыбызга ифтар ашлары таратылды. Ризык “Туган авыл” кафесында әзерләнде. Аны мәчеткә йөри торган волонтерлар таратты. Ифтар ашына райондашларыбыз да үз өлешләрен кертте. Мәчеткә йөрүче Алмаз Насыйбуллинның хисап счетына алар акча салдылар. Шулай ук республика тарафыннан әзерләнгән ифтар ашлары кайтты. Без аларны Олы Кибәхуҗа, Олы Нырсы, Караширмә, Олы Мишә, Баландыш, Югары Кибәхуҗа, Казаклар һәм башка авылларда ураза тотучыларга бирдек.

- Ураза бәйрәме турында да газета укучыларга әйтеп китсәгез?

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев