Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мөмкинлекләре чикле укучы-балаларга бәйрәм оештырдылар

Белгәнебезчә ел саен декабрьнең ункөнлеге инвалидлар декадасы буларак бара.

Теләче урта мәктәбе дә, елдагы традиция буенча мөмкинлекләре чикле укучы-балаларга бәйрәм оештырды. Белем илендә сабыйлар өчен бәйрәм гөрләде. Мәктәп театр түгәрәгенең “Алтын алмалар” спектакле белән башланып киткән бәйрәм, төрледән-төрле мастер-класслар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Хәтта укучылар янына кыш бабай белән кар кызы да килде, аларга бүләкләр өләште. Балалар үзләре дә кыш бабайга шигырьләр әзерләгән иде. Район балалар иҗат үзәге ел саен мөмкинлекләре чикле балалар арасында “Төсле дөнья” иҗат конкурсы үткәрә. Бәйрәмдә әлеге конкурска нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләргә грамота һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев