Хезмәтенә күрә хөрмәте
7 май көнне район мәдәният йортында булып узган “Алар даны мәңгелек - Их слава вечна” дип исемләнгән районкүләм сәнгать фестиваленең гала-концертында, сәнгать фестивалендә җиңүчеләр һәм призлы урыннарга, махсус бүләкләргә лаек булучылар белән беррәттән, үзләренең гомерләрен мәдәният белән бәйләгән, матурлык бүләк итүче мәдәният хезмәткәрләре дә бүләкләнде.
Ник дигәндә, сәнгать фестивале барган көннәрдә , ягъни 25 мартта алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Соң булса да уң булсын диелә халкыбыз әйтемендә. Хөрмәтле укучылар, түбәндә мәдәният хезмәткәрләре исемлеген тәкъдим итәбез.
Мәдәният өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт куйганнары өчен: район мәдәният йорты методисты Зөлфия Шамил кызы Мәхмүтова, район мәдәният йорты режиссеры Рада Игорь кызы Әхмәтгаязова, Олы Мишә авылы мәдәният йорты директоры Фидания Таһир кызы Абдуллина, Лесной бистәсе клубы мөдире Венера Рәүф кызы Бәдретдинова, Ямбулат авылы клубы мөдире Альфира Гаптелхак кызы Кәримуллина, Максабаш авылы мәдәният йорты директоры Зөлфия Илдус кызы Гаязова, Түбән Саурыш авыл клубы мөдире Нурзия Шамил кызы Маннапова, хокукый мәгълүмат үзәге китапханәчесе Ләйсән Ирек кызы Фазылҗанова, Теләче үзәкләштерелгән китапханәләр челтәренең китап укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре Диләфрүз Мөхәммәтгали кызы Имамиева, район Сәнгать мәктәбенең гитара укучысы Миләүшә Тәлгать кызы Алеева, район Сәнгать мәктәбе каршында эшләп килүче халык уен кораллары оркестры җитәкчесе Филарит Мөнир улы Гасыймов, баян бүлеге укытучысы Ильяс Ислам улы Сафиуллин, хорегорафия бүлеге укытучысы Ландыш Мидхәт кызы Трофимова Теләче муниципаль районы башкарма комитеты мәдәният бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Районыбызда мәдәният һәм сәнгатьне үстерүдә үзләреннән зур өлеш керткәнннәре өчен: район мәдәният йортының документлар белән эшләү белгече Емельянова Татьяна Сергеевна, вокал бүлеге укытучысы Гөлфия Рафаэль кызы Моталлапова, сольфеджио белән музыка әдәбияты укытучысы Хәбирова Светлана Петровна, хореография бүлеге укытучысы Зәринә Рәсип кызы Әхмәтова, Субаш авылы китапханәсе хезмәткәре Петрова Лидия Ильинична Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Мәдәният өлкәсендә куйган намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен: Баландыш авылы мәдәният йорты директоры Илсаф Фидаил улы Тимербайев, район мәдәният йорты методисты Вәлиева Кристина Николай кызы Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Урта Мишә авылы клубы мөдире Филүзә Мулләхмәт кызы Сәгъдиева, Олы Нырсы авылы мәдәният йорты директоры Зилә Таһир кызы Хәсәнова, Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йорты директоры Белозерова Диләфрүз Владимир кызы, Ачы авылы мәдәният йорты директоры Лилия Ильяс кызы Солтанова, Караширмә авылы клубы мөдире Әкълимә Мәсгут кызы Мәһдиева, Сауш авылы мәдәният йорты директоры Алсу Госман кызы Гарифуллина, Казаклар авылы клубы мөдире Мөнәвәр Исмәгыйль улы Мөхәммәдиев, Күкчә авылы клубы мөдире Рәйхана Хәбибрахман кызы Антонова Татарстан Республикасының Мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәгенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Район мәдәният йорты костюмеры Рәмзия Рәфыйк кызы Шәймәрданова, Теләче үзәкләштерелгән китапханәләр челтәренең китап укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Хәмит кызы Яхина, район Сәнгать мәктәбе директоры вазифаларын башкаручы Резеда Камил кызы Сафина, район Сәнгать мәктәбе методисты Лилия Нургали кызы Шәрәфетдинова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
“Теләче туган якны өйрәнү музее директоры Фаягөл Миннехан кызы Имамиева, рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Ильсия Нәзир кызы Калжанова, Иске Җөри авылы мәдәният йорты директоры Равил Мөсәвир улы Насыйбуллин Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Айдар авылы мәдәният йорты директоры Резеда Габделхәким кызы Фәләхова, Айдар авылы китапханәсе хезмәткәре Алсу Гыйззәт кызы Фәләхова “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.
2024 елның 18 октябрендә казанның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә “Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы” республика бәйгесендә Теләче районы уңышлы чыгыш ясады. Быел 3 май көнне конкурс кысаларында муниципаль районнар арасында биш категориядә җиңүчеләр билгеләнде: халык саны 21 мең кешегә кадәр районнар арасында Теләче муниципаль районы беренче урынны яулады. Район мәдәният хезмәткәрләре уртак тырышлык белән матур күрсәткечләргә ирештеләр. Чын күңелдән котлыйбыз!
Район мәдәният хезмәткәрләренә гаилә бәхете, сәламәтлек, кәеф күтәренклеге, райондашларыбызны рухи, мәдәни яктан баетуда уңышлар телибез. Аларга яраткан эшләренең әҗерен, игелеген күреп яшәргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев