Үткәннәрне искә алып
569
0
7 май көнне район мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Вватанны саклаучылар елы уңаеннан игьлан ителгән «Алар даны мәңгелек» - Их слава вечна» район сәнгать фестиваленең Гала -концерты һәм бүләкләү тантанасы булып үтте.
Бу юлы авыл җирлекләре арасында барган бәйгегә нәтиҗә ясалды. 30 апрель көнне оешма-предприятиеләр арасында үткәрелгәнендә җиңүчеләр бүләкләнгән иде.
Исегезгә төшерәбез, 1 февральдән 12 мартка кадәр барган фестиваль – бәйгедә 700 гә якын район үзешчәне катнашып, 11 номинация буенча эчтәлекле, театральләштерелгән программа белән чыгыш ясадылар.
Чарада катнашучыларны иң элек муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин сәламләде. Ул үзенең чыгышында райондашларыбызны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлап, мәгьлүм фестиваль-бәйгенең районыбыз тормышында әһәмиятле роль уйнавын әйтеп, Украинада махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялган кайткан Үзәк авылы егете Эльмир Ильвир улы Шиһаповны «Теләче районы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләде.
Аннары, сәхнәгә Олы Нырсы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Писарев Алексей Иванович чакыру алды. Алейксей Иванович «Письмо молодого бойцы» шигырен сөйләп барлык тамашачыларны сокландырды. Алай гына да түгел, ул элеге чыгышы белән фестиваль-бәйгедә беренче урынга да чыкты. Ветеранны район башлыгы, Теләче районы Якташлар җәмгыяте җитәкчесе Ирек Даутов белән берлектә, тәбрикләде һәм бүләкләде. Эльмир Ильвир улы белән Алексей Ивановины тамашачылар аягүрә басып алкышлады.
Фестиваль-бәйгедә чыгыш ясап махсус бүләккә һәм өченче урынга лаек булучыларны район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов бүләкләсә, икенче урынны яулаучыларны – муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин, беренче урынга чыккан үзешчәннәребезне һәм призлы урын яулаган авыл җирлекләрен муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин бүләкләде.
Болар хакында тулырак «Теләче» газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Әлеге фестиваль -бәйге безнең якты киләчәгебез өчен башларын салган, Бөек Җиңүгә ирешеп исән -имин әйләнеп кайткан, армый – талмый тылда хезмәт куйган, тормыш авырлыкларын үз иңнәрендә күтәргән сугыш чоры балаларына, «әти» сүзен әйтергә тилмереп үскән сугыш ятимнәренә, батыр халкыбызга багышланды.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев