Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җәй – ишек төбендә

Бүген, ягъни 19 май көнне җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәтенең Муса Җәлил исемендәге бүлекчәсе базасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән сөйләшү үткәрде.

Бүлекчәнең Иске Җөри товарлыклы - сөтчелек комплексында узган сөйләшүдә апрель аенда терлекчелек тармагында куелган хезмәткә нәтиҗә ясалды, язгы кыр эшләренең барышы, игеннәрне тәрбияләү, азык әзерләү һәм ашлык суктыру комбайннарын кичекмәстән ремонтлап әзерлек сызыгына кую, терлек торакларын ремонтлый башлау, аларны чистартып, җилләтеп-киптереп,  дизенфекцияләү мәсьәләләре калку күтәрелде. Чөнки җәй - ишек төбендә. Югарыда санап үтелгән эшләрне бүген башкармасаң, иртәгә соңга калуың бар. Чарада әлеге темаларны яктыртып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ирек Нуруллин һәм җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәтенең Муса Җәлил исемендәге бүлекчәсе җитәкчесе Данис Рәхимов чыгыш ясады. Апрель аенда терлекчелек тармагында куелган хезмәт күрсәткечләре буенча беренче урынны җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәтенә бирелде һәм әлеге уңышы өчен  ширкәт хезмәтчәннәре традицион рәвештә күчмә Ат сыны белән бүләкләнде. 
Сөйләшүнең практик өлеше  терлекчелек комплексының тудыру бүлеге белән яшь бозаулар торагында узды.
Соңыннан, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Марсель Мәхмүтов белән әлеге ведомствоның  инвестицияләр сәясәте һәм максатчан программалар бүлеге җитәкчесе Илдар Гафуровны җаваплылыклары чикләнгән “Игенче”, “Чулпан” һәм “Алан” ширкәтләре базасында булып, дәүләт программалар нигезендә төзелгән,  төзелеп килүче һәм  төзекләндерелә торган объектлар белән таныштырды.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев