Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа хоккей сезоны башланды

28 ноябрь көнне Теләче хоккей лигасы үзенең яңа хоккей сезонын башлап җибәрде.

Әлеге уңайдан “Теләче-Арена” Боз сараенда аны ачу тантанасы булды. Хоккейчыларыбызны яңа сезон башлануы белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тәбрикләде. Чарада аның урынбасары Айрат Фатхулллин, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин һәм “Юность” спорт мәктәбе директоры Нияз Галимов катнашты.

Яңа сезонда Теләче хоккей лигасында барлыгы 8 команда, 150гә якын хоккейчы унаячак. Болар - Теләче, “Регион - 16”,  Шәтке, Иске Җөри, Тиләҗе, Олы Мәтәскә, Югары Кибәхуҗа һәм Питрәч районының Пимәр авылы командалары. Яңа сезонны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тарафыннан билгеләп үтелгәнчә, сезон азагында җиңүче командаларны һәм матур уен үрнәкләре күрсәткән хоккейчыларны бүләкләр көтә. 

28 ноябрь көнне барлыгы 7 уен үткәрелде. Яңа хоккей сезоны 2022 елның язында тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев